Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты Рыжиковны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда туып үскән космонавт-сынаучы Сергей Рыжиковны III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Рыжиков космонавтиканы үстерүгә зур өлеш керткәне һәм Халыкара космик станция экипажы составында озак дәвам иткән очыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә лаек булды.
Сергей Рыжиков Мәскәү өлкәсендә Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтларны әзерләү фәнни-тикшеренү сынау үзәгенең космонавтлар отряды инструктор-космонавт-сынаучысы булып эшли.
Рыжиков 1974 елда Бөгелмә шәһәрендә туган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз