Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Начвинга рәхмәт белдерде һәм Миңнуллинаны Мактау грамотасы белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин үзенең карары белән Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвинга рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага Мактау грамотасы тапшырды.
Илья Начвин да, Талия Миңнуллина да «ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре» өчен бүләкләнде.
Татарстан белән бәйле затлардан дәүләт башлыгы шулай ук Горький тимер юлының баш инженеры урынбасары Евгений Ананьинга һәм Горький тимер юлының поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш ревизоры урынбасары Олег Касыймовка рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, Мактау грамоталары белән Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты кафедрасы профессор-консультанты Леонид Попов («югары квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары, фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен») һәм ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров («ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен») бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз