Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин халык фронты форумында Россиянең җиңәчәгенә ышаныч белдерде
РФ Президенты Владимир Путин Халык фронтының «Барысы да җиңү өчен!» форумында Россиянең махсус хәрби операциядә җиңәчәгенә ышаныч белдерде.
Шул ук вакытта, дәүләт башлыгы үз чыгышында россиялеләрнең көче нәрсәдә булуын әйтте. «Безнең көчебез шунда ки, без һәрвакыт барлык авырлыкларны һәм куркуларны җиңеп чыгабыз, һәм бу безне көчлерәк итә. Һәм без нәкъ менә шуңа күрә дә бары тик алга гына барачакбыз», - дип белдерде ул.
Путин махсус операциянең көтелгән нәтиҗәсен россиялеләргә хас нәкъ менә шушы сыйфат белән бәйләде. «Шуңа күрә безне, һичшиксез, җиңү көтә дә инде», – дип билгеләп үтте РФ Президенты.
Шул ук вакытта Путин искәрткәнчә, «күмәк Көнбатышның русларга каршы агрессив өлеше безнең белән көрәшә – ә без алга барабыз». «Безнең егетләр, хәрбиләр, алга бара», - дип басым ясады ул.
Халык фронтының «Барысы да җиңү өчен!» форумы «Россия» Илкүләм үзәгендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз