news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин музыка училищелары педагогларының хезмәт хакын тәнкыйтьләде

Музыка училищелары һәм югары уку йортлары педагогларының хезмәт хакы шәхси дәресләр бирмичә дә җитәрлек булырга тиеш. Бу хакта Торжок шәһәрендә мәдәният хезмәткәрләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Дәүләт башлыгы әлеге тармакта хезмәт хаклары мәсьәләсен мөһим дип атады.

«Укытучылар яшәрлек акча алырга тиеш. Шәхси дәресләрдән керемнәргә генә яшәргә тиеш түгел», - дип китерә ТАСС Президент сүзләрен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100