news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Мурманск өлкәсенә килде

Россия Президенты Владимир Путин Мурманск өлкәсенә килде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, моңа кадәр дәүләт башлыгы Дагыстанга сәфәр кылган иде. «Татар-информ» агентлыгы әлеге уңайдан бер кызның тарихын сөйләде. Ул башка кешеләр белән бергә, Путин белән фотога төшү һәм аңа теләктәшлек белдерү өчен, Президентның Дербентка килүен көтеп торган.

Узган атна ахырында «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында Владимир Путинның Россиянең бер төбәгенә сәфәр кылачагы хакында хәбәр иткәннәр иде. Әмма программада Президентның кайсы субъектка киләчәген әйтмәделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot