Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Мөхәммәтшинны якынлашып килүче Россия көне белән котлады
РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга якынлашып килүче Россия көне белән котлау юллады. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без Ватаныбызның бөек тарихы, халкыбызның зур казанышлары белән горурланабыз», – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
«Ата-бабаларыбызның васыятенә тугрылык, Туган илгә мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык хисе безне бүген рухландыра, сынауларны бергәләп җиңәргә, куелган максатларга ирешергә ярдәм итә», - дип ышаныч белдерде Россия лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз