news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Фәрит Мөхәммәтшинны – Невский ордены, Айрат Шәймиевне Мактау ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм «Татавтодор» генераль директоры Айрат Шәймиевне дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указны имзалады.

Төрле орденнар һәм медальләр белән күпсанлы кешеләрне бүләкләү турындагы документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. 

Фәрит Мөхәммәтшин Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм закон чыгару эшчәнлегендә активлык өчен Александр Невский орденына лаек булды. Ә Айрат Шәймиев хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау ордены белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot