news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Монголиянең яңа Президентын сайлауда җиңү белән котлады

Монголия халык партиясе рәисе 776 меңнән артык тавыш җыйган.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Монголия Президенты сайлауларында җиңгән Ухнагийн Хурэлсухуга котлау юллады. Телеграмма тексты Кремль сайтында чыкты.

Монголия халык партиясе рәисе 776 меңнән артык тавыш җыйган.

«Тавыш бирү нәтиҗәләре Сезнең югары сәяси абруегызны тулысынча раслады», диелгән Россия лидеры телеграммасында.

Путин шулай ук Хурэлсуху эшчәнлеге Россия һәм Монголиянең мөнәсәбәтләрен үстерүдә һәм стратегик партнерлыгын ныгытуда уңай чагылыш табачагына ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot