news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Моджтаба Хаменеины Иранның Югары җитәкчесе вазифасына сайлануы белән котлады

Путин Моджтаба Хаменеины Иранның Югары җитәкчесе вазифасына сайлануы белән котлады
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Моджтаба Хаменеины Иранның Югары җитәкчесе вазифасына сайлануы белән котлады. Котлау Кремль сайтында урнаштырылган.

«Иран Ислам Республикасының Югары җитәкчесе итеп сайлануыгыз уңаеннан чын күңелдән котлаулыйм», - диелә рәсми мөрәҗәгать текстында.

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, ил кораллы агрессиягә каршы торган шартларда югары вазифа дәүләтнең яңа башлыгыннан зур батырлык һәм фидакарьлек таләп итәчәк.

«Әтиегезнең эшен намус белән дәвам итәрсез һәм җитди сынаулар кичергән Иран халкын берләштерерсез, дип ышанам», – дип ассызыклады РФ Президенты.

Мөрәҗәгатен тәмамлап, Путин Моджтаба Хаменеига рухи көч, нык сәламәтлек һәм ил алдында торган катлаулы бурычларны хәл итүдә уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot