Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Моди белән очрашуга Һиндстан Премьеры машинасы белән китте
Һиндстанга ике көнлек дәүләт визиты белән килгән Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән очрашуга үзенең «Aurus» лимузинында түгел, ә сәясәтченең машинасында киткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
РФ Президенты автомобильгә уң яктан утырган. Бу – мактаулы кунак урыны, чөнки Һиндстанда, Британия традициясе буенча, сул яклы хәрәкәт кабул ителгән.
Моңа кадәр Моди Путинны самолет трапы янында шәхсән үзе каршы алган иде. Россия Президенты борты Һиндстан Хәрби-һава көчләренең Палам авиабазасына төшеп утырган. Ике ил лидерлары кызыл келәм уртасында очрашты, кул бирешеп күреште һәм кочаклашты.
Һиндстан Премьер-министрының югары дәрәҗәле кунакны шәхсән үзе каршы алуы турындагы карары Россия делегациясе өчен көтелмәгән булды, дип комментарий бирде соңрак Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. «Бу кинәт кабул ителгән карар иде, без аның турында белмәдек», – дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз