news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк

Путин: Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк
Фото: туры трансляциядән кадр

Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе барышында әйтте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, өлешчә мобилизация вакытында 300 мең кеше җыелган. Шуннан соң Хакимият контракт нигезендә хәрбиләрне җыюга күчә. Кичәге көнгә армиягә 486 мең кеше кергән. Һәм Ватанны сакларга әзер ир-атлар агымы кимеми, дип ассызыклады президент. Көн саен бөтен ил буенча хәрби комиссариатларга 1,5 мең волонтер килә.

Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, беренче дулкыннан мобилизацияләнгәннәр үз эшен бик яхшы башкара. Аларның 14е Россия Герое булды.

Владимир Путин бүген зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясый. Мәскәүдә Гостиный дворга студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган.

Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100