news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин мобилизацияләнүчеләрнең яртысы махсус хәрби операция зонасында булуын әйтте

Мобилизацияләнгән 300 мең кешенең яртысы инде хәрби хәрәкәтләр зонасында, калганнары полигоннарда әзерлек уза, дип сөйләде Россия Президенты Владимир Путин РФ Саклану министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.

«Кораллы көчләр сафларына, билгеле булганча, 300 мең кеше чакырылган. Аларның бер өлеше инде хәрби хәрәкәтләр зонасында. Саклану министры, Генераль штаб җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 150 мең кеше хәрби полигоннарда әзерлек уза», – дип белдерде Югары баш командующий.

Ул билгеләп үткәнчә, бу – махсус операция алып бару өчен җитәрлек резерв.

news_right_1
news_right_2
news_bot