Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин мобилизацияләнүчеләрнең, гаиләләрнең хокукын саклауга контрольне көчәйтергә кушты
Балалы гаиләләр дәүләт органнарының аерым контролендә булырга тиеш, чөнки Хөкүмәт аларга ярдәм итүгә өстенлек бирә. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов белән очрашуда әйтте. Дәүләт башлыгы шулай ук ведомствога мобилизацияләнгән гражданнарның хокукларын тәэмин итү буенча актив эшне дәвам итәргә кушты.
«Алга таба да бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәгегезгә ышанам. Сез мобилизацияләнгән гражданнарның хокуклары турында искәрттегез. Мин сездән бу юнәлешне, әлеге эшчәнлек өлкәсен контрольдә тотуыгызны дәвам итүегезне сорыйм. Әлбәттә, балалы гаиләләр безнең игътибарда, дәүләтнең аерым контролендә булырга тиеш», - диде Путин.
Краснов билгеләп үткәнчә, Россиядә күптән мобилизация үткәрелгәне булмады, шуңа күрә «бик күп җитди проблемалар ачыкланды» һәм хәрби исәпкә алуны оештыруны, хәрби хезмәткәрләр базасын формалаштыруны яңадан карарга мәҗбүр итте. Аның сүзләренчә, дөрес булмаган мәгълүматлар аркасында башта хәрби хезмәткәрләргә түләүләр белән проблемалар барлыкка килгән, әмма хәзер прокурорлар бу мәсьәләләрне оператив хәл итәргә тырыша.
«Прокурорлар инициативасы буенча 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр түләүдән баш тарту турында 140 меңнән артык законсыз карар яңадан каралды. Хәзерге вакытта барлык акча түләнгән, әмма шуңа да карамастан, мондый пособиеләр түләү буенча проблемалар туа. Шуңа күрә прокурорлар минем тарафтан проблемаларны системалы хәл итүгә юнәлдерелгән, шул исәптән безнең илнең һәр төбәгендә», - диде Генераль прокурор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз