Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин мобилизацияләнгән очракта дәүләт хезмәтен туктатып тору турында законны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин мобилизация буенча чакырылуга бәйле рәвештә дәүләт хезмәтен туктатып тору турындагы Федераль законны имзалады, тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ нигезендә, дәүләт хезмәте, хәрби хезмәттән тыш, дәүләт хезмәткәрен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру яки «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзү яисә РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзү белән бәйле рәвештә туктатылып тора.
Дәүләт хезмәткәре дәүләт хезмәтенә чыккан көнне дәүләт хезмәте яңартыла. Дәүләт хезмәткәре эшкә чыгуы турында үзен эшкә алучының вәкиленә өч эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш. Шул ук вакытта дәүләт хезмәте туктатылган чорда ул биләгән вазифаны саклау документ белән гарантияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз