Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырырга планлаштыра
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иртәгә узачак тантанада фән, медицина, авиация, сәнгать, бизнес өлкәсенең егермедән артык күренекле эшлеклесе катнашачак.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин иртәгә, 2 февральдә, Мәскәү Кремлендә югары дәүләт бүләкләрен тапшырырга планлаштыра.
Дәүләт башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар.
Россия Президенты 2022 елның 20 гыйнварында Минтимер Шәймиевне «Дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен» Россия Федерациясенең Югары Дәүләт бүләге белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Бу көнне Татарстанның беренче Президентына 85 яшь тулды.
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иртәгә узачак тантанада фән, медицина, авиация, сәнгать, бизнес өлкәсенең егермедән артык күренекле эшлеклесе катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз