Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Минскига Лукашенко белән сөйләшүләргә килде
Россия Президенты Владимир Путин Минскига килде, анда ул Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләрдә катнашачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Элегрәк билгеле булганча, дәүләт башлыклары төбәктәге куркынычсызлык, төбәк һәм халыкара проблемалар, төрле чакыруларга, газ һәм башка сорауларга җавап бирү чаралары турында фикер алышачак. Сөйләшүләр ике форматта - киң һәм тар составта узачак, дип планлаштырыла.
Булачак очрашуны шәрехләп, Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков элегрәк Путинның Лукашенконы Белоруссияне махсус хәрби операциядә катнашырга «мәҗбүр итәргә» тырышуы турындагы хәбәрне кире какты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз