news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Миңнехановны Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлау юллады.

Дәүләт башлыгы юлламасында әлеге вакыйганың тарихи әһәмиятен билгеләп үтә һәм совет халкына җиңү яуларга һәм дөньяны фашизмнан азат итәргә ярдәм иткән кыюлык, ихтыяр көче һәм какшамас рух кебек сыйфатларны ассызыклый.

«Безнең әхлакый, патриотик бурычыбыз – аларның мәңгелек батырлыгына лаеклы булу, Россиягә намус белән хезмәт итү», – диелә котлауда.

Владимир Путин шулай ук Рөстәм Миңнехановка уңышлар һәм иң изге теләкләр теләде.

Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100