news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Миңнехановка рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүне оештырган өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт башлыгының карары хокукый мәгълүмат сайтында чыкты.

«Миңнеханов Рөстәм Нургалиевичка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздырудагы казанышлары өчен Россия Федерациясе Президенты рәхмәтен белдерергә <…>, диелгән документта.

Искәртик, декабрьдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясалды, ул узган ел дәвамында үткәрелде. Мөһим вакыйгалар арасында федераль чара статусын алган KazanSummit форумы, «Изге Болгар җыены» фестивале һәм башкалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100