news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин министрларның хезмәт хакларын киметүгә каршы

“Министрлар гади хезмәткәрләр кебек түгел, хезмәткәрләр министрлар кебек керем алырга тиеш”, диде ул.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Гыйлфанова). Бүген Мәскәүдә уза торган Россия Президенты белән туры элемтә вакытында керемнәрне арттыру, хезмәт хаклары турында сораулар күп булды. Шулар арасында: “Кайчан җитәкчеләр гади хезмәткәрләр кебек акча ала башлаячак?” дигән сорау да яңгырады. Аңа җавап биреп, Президент җитәкче һәм министрларның хезмәт хакларын кискен киметүгә каршы чыкты.

“Җитәкчеләрнең акчаларын артык киметсәк, алар шәхси компанияләргә китеп бетәчәк, хөкүмәттә эшләргә кеше калмаячак”, - диде ул. Ләкин җитәкчеләрнең хезмәт хаклары хезмәткәрләрнекеннән бик күп мәртәбәгә зуррак булу да дөрес түгел, дип белдерде Президент.

“Мин байлар булмасын дип түгел, ярлылар булмасын, дип уйлыйм. Шулай да, мәсәлән, сәламәтлек саклау тармагында ниндидер түрәнең врачка караганда берничә мәртәбәгә артык хезмәт хакы алуын мин ярамаган эш дип саныйм”, - диде Путин.

“Кайбер компанияләрнең хезмәткәрләре һәм җитәкчеләренең аеруча зур керемнәре күзгә ташлана, әлбәттә. Ләкин бу аларның компетентлыгы, квалификация дәрәҗәләре белән бәйле. Шулай да, без гади кешеләр керемнәре белән гаять зур аерманы бетерүгә омтылырга тиеш”, - дип белдерде Россия Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100