Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: милли мәнфәгатьләрне кайгыртачакбыз һәм халыкның иминлеген тәэмин итәчәкбез
Россия Президенты сүзләренчә, Җиңү яулаган кешеләр турында истәлек һәр гаиләдә кадерләп саклана.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин Җиңү парадында чыгышында милли мәнфәгатьләрне ныклап кайгыртачакбыз һзм Россия халкының иминлеген тәэмин итәчәкбез, дип әйтте.
Мәскәүдәге Кызыл мәйданда уза торган Җиңү парадының туры трансляциясен Казанның Меңъеллык мәйданында күрсәттеләр.
«Россия халыкара хокуклар яулый, шул ук вакытта без үзебезнең милли мәнфәгатьләрне кайгартачакбыз, халкыбызның иминлеген тәэмин итәчәкбез. Моңа гарантия — Россиянең Кораллы көчләре — Җиңү солдаты варислары. Һәм әбәттә, илебезнең үсеше, Россиядәге гаиләләрнең иминлеге өчен уртак тырышлыгыбыз», — диде дәүләт башлыгы.
Путин әйтүенчә, Җиңү яулаган кешеләрнең истәлеге һәр гаиләдә кадерләп саклана.
«Без аларның батырлыгы белән һәрвакыт горурланачакбыз, — диде ул. — Безнең ветераннар, аларның язмышы, ватанга тугрылыгы — безнең өчен үрнәк, без омтылырга тиеш югарылык. Уйларыбызда, эшләребездә һәм Ватан өчен кылыначак гамәлләребездә бу зур Җиңүнең әһәмиятен, кыйммәтен раслаячакбыз».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз