news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин мигрантлар белән вазгыятьне «бик кискен һәм четерекле» дип атады

Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин илдәге миграция сәясәте белән бәйле вазгыятьне шәрехләде. Илбашы бу мәсьәлә гади булмавын искәртте.

«Бу бик кискен һәм четерекле сорау. Ул безнең өчен генә түгел, Европа өчен тагы да кискен тора», – диде.

Путин әйтүенчә, Россиядә эшсезлек юк дәрәҗәсендә. Ул бик түбән – 2,3 процент дәрәҗәсендә.

Президент, шулай ук, мәсьәләне хәл итүгә беренче адымнар инде кабул ителгәнен искәртте. Мәктәпкә укырга керүче мигрант балаларыннан рус телен белүне таләп итә торган закон кабул ителгәнен билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot