news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Миңнеханов белән Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышыннан соң очрашачак

ТР Президенты халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча РФ Дәүләт Советының эш төркемен җитәкли.

Путин Миңнеханов белән Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышыннан соң очрашачак
архив tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышыннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иннополиста-Россиянең иң яшь ИТ-шәһәрендә дәүләт башлыгы Россия Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышын уздырачак», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Дәүләт Советының эшче төркемен җитәкли. Дәүләт башлыгының төбәк башлыклары белән формаль булмаган диалогы барачак утырышта ил субъектларының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча башкарма хакимияте органнары эше турында фикер алышачаклар.

«Утырышта катнашучылар эше төркемнәр буенча түгәрәк өстәлләр форматында узачак», — дип ачыкладылар матбугат хезмәтендә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot