news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Метшинга Казанда шыплап тулган мәктәпләр проблемасын хәл итәргә тәкъдим итте

Россия Президенты Татарстан башкаласында күп катлы мәктәпләр төзелешен хуплады.

Путин Метшинга Казанда шыплап тулган мәктәпләр проблемасын хәл итәргә тәкъдим итте
архив/Рамиль Гали, kremlin.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Россия Президенты Владимир Путин Казан мэры Илсур Метшинга һәм Татарстан башкаласының баш архитекторына шәһәрдә шыплап тулган мәктәпләр проблемасын хәл итәргә тәкъдим итте. Бу хакта ул «Мәскәү» мәдәният үзәгендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Минемчә, мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә кешеләр микрорайонда барлыкка килә торган реаль вәзгыятьтән чыгып эш итәргә тиеш. Һәм сез тәкъдим иткән нәрсәләр миңа тормышка ашырырлык тоела», - дип белдерде Президент, укытучының шәһәрдә күп катлы мәктәпләр төзүнең максатка ярашлы булуы турындагы соравына җавап биреп.

Укытучы дәүләт башлыгына шәһәрнең кайбер районнары мәктәпләрендә ике сменада белем алырга һәм мәктәпнең барлык укучыларны сыйдыра алмавы сәбәпле, тарих, ИЗО һәм технология кабинетларын ябарга мәҗбүр булулары турында сөйләде.

Президент сүзләренчә, шәһәрдә күп катлы мәктәпләр төзү мәсьәләсен Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан башкаласының баш архитекторы хәл итәргә тиеш.

«Төзиячәксезме, юкмы?», - дип дәүләт башлыгы Казан шәһәре башлыгына мөрәҗәгать итте. «Төзиячәкбез, Владимир Владимирович!», - дип җавап бирде Метшин.

Казан мэры Путинга хәбәр иткәнчә, Казанның мәктәпләрне берләштерү буенча тәҗрибәсе дә бар, шуның хисабына алар тыгызланачак һәм бер сменада укый алачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot