news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин меценатлар өчен салым ташламалары турында законга кул куйды

Мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүче төбәкләр салым чигерүен керемнәренең 30 процентына кадәр арттыра ала.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүче, шулай ук коммерцияле булмаган фондларның максатчан капиталын формалаштыруда катнашучы меценатлар өчен салым ташламаларын арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылган.

Закон төбәкләргә меценатлар өчен физик затлар кеременә салым буенча максималь салым чигерүе күләмен керемнәреннән 30 процентына кадәр арттыру мөмкинлеген бирә. Керем күләме салым чорында һәм салым түләргә тиешле кешедән билгеләнә.

Хәзер мәдәният учреждениеләренә спонсорлык ярдәме күрсәтүче кешеләр тотылган чыгымнар күләме кадәр салым чигерүенә өмет итә ала, әмма ул салым чорындагы керем суммасының 25 процентыннан артмаска тиеш. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100