Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Меликовның Дагыстан башлыгы вазифасыннан китүе турында хәбәр итте
Дагыстан Башлыгы Сергей Меликов республикадагы эшен төгәлли. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте, дип хәбәр итә ТАСС.
Дәүләт башлыгы Меликовның посттан китүе башка эшкә күчү белән бәйле, дип ачыклык кертте.
Сергей Меликов Дагыстанны 2020 елның октябреннән җитәкләде, бу вазифада Владимир Васильевны алыштырды. Аның төбәк җитәкчесе буларак вәкаләтләре бу елның сентябрендә тәмамланырга тиеш иде.
Апрель уртасында Меликов вакытыннан алда отставкага китү мөмкинлеге турындагы имеш-мимешләрне кире какты, әмма соңрак аның язмышы РФ Президенты карарына бәйле, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз