news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин медицина хезмәткәрләренең компенсацияләрен саклап калырга кушты

Россия Президенты Мәскәүдә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Медицина хезмәткәрләренең окладын арттыру компенсация түләүләре күләмендә чагылырга тиеш түгел. Шул турыда Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә узган киңәшмәдә хәбәр итте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Оклад өлешен арттырганда компенсация түләүләре һәм башка өстәмә түләүләрнең кимемәве мөһим, андый фокус булмасын иде», – диде Путин.

Киңәшмә барышында Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хезмәт хакы структурасында окладлар буенча гарантияләнгән түләүләр өлешен 55 проценттан да ким итмичә Россия Хөкүмәте акты белән беркетү кирәклеге турында белдерде. Биредә Россия Президенты указларында күрсәтелгән уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән ким булмау исәпкә алына.

Аның сүзләренчә, бу эшне 2020 елның апреленнән дә соңга калмыйча төгәлләү барлык субъектларга да хезмәт өчен түләү буенча максатчан күрсәткечләргә ирешүнең «юл карталарын» эшләргә мөмкинлек бирәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100