news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин медикларга хезмәт өчен түләүнең яңа системасына чыгымнарны бәяләргә кушты

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Россия субъектларының югары вазифаи затлары җаваплы итеп билгеләнде.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына Россия субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә медицина хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең яңа тармак системасына этаплап күчүгә бюджетларның өстәмә чыгымнарын бәяләүне йөкләде. Документ Кремль сайтында бастырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Россия субъектларының югары вазифаи затлары җаваплы итеп билгеләнде.

Россия медицина хезмәткәрләре хезмәтенә түләүнең яңа системасына күчүе ике елдан да ким булмаган вакыт таләп итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100