news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин махсус хәрби операциянең күпме дәвам итәргә мөмкин икәнлеген әйтте

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Украинадагы махсус хәрби операциянең озакка сузылырга мөмкин булуын белдерде. Бу хакта ул РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән очрашу барышында әйтте. Интерфакс шул хакта хәбәр итә.

«Махсус хәрби операция нәтиҗәләренең дәвамлы процессына килгәндә, әлбәттә, бу озак процесс булырга мөмкин. Ләкин соңыннан сез яңа территорияләр барлыкка килүен әйттегез. Бу Россия өчен шундый әһәмиятле нәтиҗә, бу җитди мәсьәлә», – диде Путин.

«Яшерен-батырын түгел. Азов диңгезе дә Россия Федерациясенең эчке диңгезенә әверелде. Болар җитди әйберләр. Петр Беренче үк Азов диңгезенә чыгу өчен көрәшкән», – дип белдерде ул.

Президент басым ясап әйтүенчә, иң мөһиме – ул территорияләрдә яшәүче кешеләр. «Референдум нәтиҗәләре кешеләрнең Россиядә булырга теләүләрен күрсәтте. Алар үзләрен бу дөньяның бер өлеше, бу киңлекнең, уртак мәдәниятебезнең, гореф-гадәтләребезнең, телебезнең бер өлеше дип саныйлар. Һәм бу иң төп нәтиҗә. Һәм алар хәзер безнең белән. Ә бу миллионлаган кеше – бу иң мөһиме», – дип аңлатты Путин.

Ул белдергәнчә, Россиядә өстәмә мобилизация турында сөйләшүнең мәгънәсе юк, ул кирәкми.

«Барлык мобилизацияләнгән гражданнарның яртысы бөтенләй группировкада түгел, алар әлегә кадәр полигоннарда һәм Саклану министрлыгының уку үзәкләрендә, анда өстәмә әзерлек узалар (...) бу хәрби резерв дип атала (...). Бу шартларда өстәмә мобилизацион чаралар турында сөйләшүнең мәгънәсе юк. Бүгенге көндә дәүләт һәм Саклану министрлыгына ул кирәк түгел», – диде Путин чәршәмбе көнне Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, мобилизациягә алынган 300 мең кешенең 150 меңе генә махсус хәрби операция үткәрү зонасында, шуларның 77 меңе хәрби подразделениеләрдә, калганнары территориаль оборона гаскәрләре функцияләрен башкара яки өстәмә әзерлек уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100