news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларын даими көйләргә кушты

Закон чыгару органнары һәм партия фракцияләре Россия Хөкүмәте, төбәк башлыклары, эшлекле һәм эксперт бергәлеге белән конструктив багланышларны дәвам итәргә тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү аларның уртак эше өчен мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Бу барлык юнәлешләргә дә кагыла: икътисадка да, социаль өлкәгә дә, төбәкләрнең үсешенә дә. Һәм, әлбәттә, барлык мәсьәләләрне берләштерүче аерым бер мәсьәлә булып безнең геройларга, ветераннарның гаиләләренә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү тора. Мөһим закон актлары кабул ителде, өстәмә хокукый һәм социаль гарантияләр булдырылды. Мин аларны алга таба камилләштерүне, конкрет тормыш вазгыятьләрен исәпкә алып, көйләүне сорыйм», - диде ул Санкт-Петербургта Закон чыгаручылар советы әгъзалары белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100