Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин махсус хәрби операция турында: Вазгыять тамырдан үзгәрә
Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында махсус хәрби операция барышына бәя бирде.
«Вазгыять тамырдан үзгәрә. Сез моны яхшы беләсез, мин бары тик расларга гына телим. Фронтның бөтен линиясендә һәр көн хәрәкәт. Әйткәнемчә, сүз 100-200-300 метрга алга бару турында түгел. Безнең хәбиләр квадрат километрлы территорияләрне тартып алып кайтара. Ассызыклап үтәм: һәр көн», – дип белдерде Россия дәүләте башлыгы.
Ул Россиянең хәрби операция башында билгеләнгән иң өстенлекле бурычларны хәл итүгә таба атлавын искәртте. «Алдан әйтеп булмый әле, кирәкми дә», – дип саный Путин.
Туры элемтәгә Россия Президенты хәрбиләр тапшырган хәрби байрак копиясен алып килгән.
«Мин сөйләшеп торган хәрбиләр миңа үзләренең ниндидер сувенирларын, коралларын тапшыра. Күптән түгел Тын океан флотында диңгез пехотасының 155 нче бригадасы хәрбиләре хәрби байракларының копиясен бирделәр. Аны махсус үзем белән алдым», – диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз