Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин махсус хәрби операция шартларында илдә яшәүче халыклар тагын да берләшкәнен әйтте
Бүген Россия Президенты Владимир Путин белән туры эфир барышында Якутиядән хәрби корреспондент милләтара бердәмлек турында сорау бирде. Ул 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы буларак игълан ителүен искәртте һәм ил халыкларына нинди ярдәм чаралары күрелүен сорады.
Владимир Путин Россиянең күп милләтле дәүләт булуын һәм барлык халыкларга, шул исәптән, Якутиядә яшәүчеләргә ярдәм итү өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булуын әйтте.
«Махсус хәрби операция шартларында ил тагын да берләште. Илдә шундый зур сынаулар бара. Пуля астындагы кешеләргә нинди диннән һәм милләттән булуларында аерма бармы? Барлык халыкларны гомуми традицион кыйммәтләр берләштерә. Хәрби операция шартларында бу кыйммәтләр тагын да ныграк күренә һәм сизелә», – диде РФ Президенты.
Фото: © трансляциядән скриншот
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз