news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин махсус хәрби операция геройларына бушлай җир бирергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә махсус хәрби операция геройларына бушлай җир участоклары бирергә тәкъдим итте. Мондый пункт дәүләт башлыгы боерыгында бар. «Российская газета» шул турыда яза.

Документлар Россия Герое исеменә лаек булган яки махсус хәрби операция вакытында орденнар белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр, үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләр һәм Росгвардия хезмәткәрләренә кагыла. Моннан тыш, боерык сугыш хәрәкәтләре ветераннарына да шундый хокук бирә.

Җир кишәрлекләрен бирү махсус хәрби операция вакытында (җәрәхәтләнү яки авырудан) һәлак булганнарның туганнарына һәм гаиләләренә дә кагылачак. Сүз дәүләт яки муниципаль милектәге участоклар турында бара.

Төбәк хакимиятләренә әлеге категория кешеләргә җир кишәрлекләрен аларның махсус хәрби операциядә катнашуы тәмамланган көнне теркәлгән субъектларында бирергә киңәш ителә.

Документта Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь өчен искәрмәләр ясалган. Бу төбәкләргә җир кишәрлекләре бирү турындагы боерык кагылмый, ләкин аларга башка ярдәм төрләре бирергә киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100