Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин махсус хәрби операция башлау турында карарны үзгәртмәс идем, дип белдерде
Махсус хәрби операция дәвам иткән өч елга якын вакыт бөтен ил өчен сынау булды, әмма хәзерге вазгыятькә 2022 елда карау мөмкинлеге булса, кабул ителгән карарны алданрак кабул итәргә кирәклеге күренә. РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Без көн саен һәм сәгать саен барыбыз да үзгәрәбез. Әмма бу өч ел безнең барыбыз, бөтен ил һәм минем өчен җитди сынау булды. Мин азрак шаярта башладым һәм көлүдән туктадым диярлек. Төп мәсьәләләрне хәл итүдә игътибар һәм көчне туплау өчен үземдә булган күнекмәләрне камилләштерергә керештем», - дип белдерде Путин махсус хәрби операция барган вакытта ничек үзгәрүе турындагы сорауга.
«Алга таба бер урында торырга һәм вазгыять үзгәргәнен көтәргә ярамаганга күрә башладык. Киев хакимияте Минск килешүен үтәмәячәкбез дип турыдан-туры әйтте. Минск килешүе буенча безне алдауларын, анда сугыш һәм кан кою 8 ел дәвам итүен күрдек. Без Россия белән бәйле бөтен әйберне, параллель рәвештә юк итеп, территорияләрне хәрби яктан үзләштерә башлауларын күрдек. Безне мондый гамәлгә мәҗбүр иттеләр. Әгәр моны алдан белсәк, системалы әзерлек үткәрергә кирәк булыр иде», - дип белдерде дәүләт башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз