news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин махсус операциядәгеләрне һәм аларның гаиләләрен милек салымыннан азат итәргә боерды

Россия Президенты Владимир Путин салым законнарына үзгәреш кертергә боерды. Әлеге үзгәрешләр буенча, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре физик затларның милеккә салымнан азат ителә. Дәүләт башлыгының махсус операциядә катнашучы студентлар белән очрашу йомгаклары буенча расланган йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыккан.

«Россия Хөкүмәтенә салымнар һәм җыемнар турындагы законга махсус операциядә катнашучы (катнашкан) кешеләрне һәм аларның гаиләләрен физик затларның милек салымыннан азат итү турыда үзгәрешләр кертүне, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең вәкаләтле федераль органнардан дәүләт һәм закон белән саклана торган башка сер турындагы мәгълүматларны саклауны тәэмин итә торган таләпләрне үтәгән мәгълүматны алу тәртибен билгеләүне йөкләргә», – диегән документта.

Йөкләмәне башкару вакыты – бу елның 15 апреленә кадәр. Җаваплы кеше – Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100