news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин махсус операциядә катнашучыларның кредит процентын бетерү турында законга кул куйды

Путин махсус операциядә катнашучыларның кредит процентын бетерү турында законга кул куйды
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга кредит каникуллары вакытында исәпләнгән процентларны гамәлдән чыгару турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Яңалык махсус операциядә катнашучыларга кредит каникуллары вакытында саналган процентлар гамәлдән чыгарылачагын белдерә.

Әгәр процентлар түләнгән булса, банк аларны кредит буенча төп бурычны түләүгә күчерергә тиеш була. Әгәр ул тулысынча түләнгән икән, бу акчаны махсус хәрби операциядә катнашучының башка займнарын кайтаруга тотарга кирәк. Алар булмаганда түләнгән акча кире кайтарылмый.

Россия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә финанс учреждениеләренә процентлар буенча алынмаган керемнең 50 процентын кайтаралар. Закон документларында моңа федераль бюджеттан якынча 5,7 млрд сум күләмендә өстәмә чыгым таләп ителүе турында хәбәр ителә.

Документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2 апрельдә кабул ителде һәм 3 апрельдә аны Федерация Советы хуплады. Ул рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100