news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә участокларына газ кертүдә булышабыз

Газификация программасы ярдәмендә 1,100 млн участокка бушлай газ кертелгән, һәм гаризалар кабул итү дәвам итә, диде РФ Федераль җыенга еллык юлламасында РФ Президенты Владимир Путин.

«Ташламаларга хокуклы гражданнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә без участок эченә үк газ үткәрү эшендә ярдәм итәбез», – диде Илбашы.

Владимир Путин газ үткәрелгән күп кенә торак пунктларның чикләрендә бакчачылык ширкәтләре урнашканын искәртте.

«Кешеләр еллар буе, буыннан-буынга үз җир биләмәләрен карый, хәзер шунда ел әйләнә яшәрлек йортлар төзи. Ләкин челтәрләргә тоташа алмыйлар, чөнки бакчачылык ширкәтләре социаль газификация программасына эләкми. Проблема миллионлаган гаиләләргә кагыла. Аны хәл итәргә кирәк, әлбәттә, безнең гражданнар мәнфәгатьләрен исәпкә алып, социаль газификация программасын киңәйтергә һәм челтәрләрне бакчачылык ширкәтләрендә йортлы участокларның чикләренә кадәр сузарга кирәк», – дип тәкъдим итте Президент.

«Чиста су» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. «Күп кенә шәһәрләр, авыл җирлекләре өчен бу актуаль проблема. Иң элек, сүз сыйфатлы эчәргә яраклы су белән ышанычлы тәэмин ителеш турында бара», – диде Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100