Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин махсус операциядә катнашучыларны патриотик тәрбия бирүгә җәлеп итәргә кушты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны «Яшьләр һәм балалар» дигән яңа илкүләм проект кысаларында балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә җәлеп итә башлаячаклар.
Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет һәм Дәүләт Советының социаль-икътисади үсеш юнәлешләре буенча комиссияләре утырышы йомгаклары буенча Хөкүмәткә һәм РФ Дәүләт Советының «Яшьләр һәм балалар» юнәлеше буенча комиссиясенә тиешле йөкләмә бирде.
Россия төбәкләрендә өстәмә һөнәри белем бирүнең коммерцияле булмаган автоном оешмасы бүлекләрен үстерү махсус хәрби операциядә катнашучыларны тәрбия эшенә җәлеп итү ысулларының берсе була.
Россия лидеры карарында күрсәтелгән оешма «Хәрби-спорт әзерлеген һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүне үстерү үзәге» дип атала. Аны үстерүгә 2025-2030 елларда бюджет акчасының максималь күләмен карау йөкләнгән.
Дәүләт башлыгы йөкләмәсен үтәү өчен РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов җаваплы итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз