news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин махсус операциядә катнашучылар өчен ярты елга бер тапкыр ял бирергә тәкъдим итте

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү гаять зур йөкләнеш таләп итә, шунлыктан анда катнашучыларга, юлны санамыйча, ярты ел бер тапкыр 14 көнлек ял бирергә кирәк. РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясау тантанасында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot