Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин махсус операциядә катнашучылар белән очрашуда армиядә нәрсә җитмәве турында сорашты
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуда махсус операция зонасындагы вазгыять, шул исәптән хәрбиләрне тәэмин итү белән кызыксынды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Алгы сызыктагы кешеләр буларак, сезнең белән андагы вазгыятьне ничек бәяләвегез турында сөйләшергә телим. Сез ничек уйлыйсыз, хәрби эш ничек оештырылган, соңгы вакытта нәрсә үзгәрде, нәрсә җитми, сезнең командирларга да, гаскәрләр белән хезмәт баскычында югарырак торган идарә итүчеләргә дә нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?» - дип сорады ул.
Президент очрашудагы хәрбиләр катнашкан Урожайное бистәсе янындагы бәрелешне Россия хәрби хезмәткәрләренең батырлык үрнәге дип атады.
Искәртик, дәүләт башлыгы белән очрашуда рядовой Иван Калашников, ефрейтор Алексей Ивлиев, рядовой Вячеслав Тарасов, шулай ук өлкән сержант Виктор Хамаганов катнашты.
25 сентябрьдә 5 хәрби көньяк-Донецк юнәлешендә Украина Кораллы көчләренең 12 штурмчысына каршы бәрелештә катнашты. Россиянең ике хәрбие яраланды.
Соңрак Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Путинга «бу батырлык турында җентекләп җиткерделәр», дип хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз