news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин махсус операциядә инвалидлык алучыларга 4 млн сум түләү турындагы указны имзалады

Путин махсус операциядә инвалидлык алучыларга 4 млн сум түләү турындагы указны имзалады
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин яралану һәм контузия алу нәтиҗәсендә инвалид калган махсус хәрби операциядә катнашучыларга бер тапкыр дүрт миллион сум түләү буенча өстәмә социаль гарантияләр турындагы Указны имзалады.

Указ нигезендә, акча сугышта имгәнгән өчен элегрәк алынган түләүне исәпкә алып бирелә.

Әгәр хәрби 2022 елның 24 февраленнән әлеге указ үз көченә кергән датага кадәр җитди җәрәхәтләр алган булса, ул чагында түләү махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча «Ватан сакчылары» Дәүләт фонды тарафыннан башкарыла.

Указ законлы көченә керде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot