Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин махсус операциядә һәлак булучыларның хатыннары өчен ярдәм чаралары әзерләргә кушты
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның хатыннарына ярдәм күрсәтү чаралары турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Шул ук вакытта, әлеге карар алар белән никахта тормаган, әмма бергә яшәгән, уртак хуҗалык алып барган һәм уртак балалар тәрбияләүче хатын-кызларга да кагылачак.
Россия Хөкүмәтенә шундый бурыч йөкләнгән. Бу карар мондый хатын-кызларга матди, медицина ярдәме күрсәтүгә, аларны һөнәри яктан яңадан әзерләүгә һәм квалификацияләрен күтәрүгә кагылачак.
«Ихтыяҗ булган очракта, Россия Федерациясе законнарына тиешле үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә», - диелә Кремль сайтында урнаштырылган исемлектә.
Президент шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик, рухи-психологик ярдәм күрсәтүне дәвам итү өчен «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты»на, шулай ук башка мәдәни һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтергә кушты.
Беренче мәсьәлә буенча тәкъдимнәр – 2024 елның 1 июленә, икенчесе буенча 1 февральгә кадәр җиткерелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз