Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм фонды төзергә кушты
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчылар һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фонды төзергә тәкъдим итте. Фонд комплекслы һәм адреслы ярдәм күрсәтәчәк, социаль, медицина һәм психологик ярдәмне координацияләячәк, шифаханә-курортларда дәвалану һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен хәл итәчәк.
«Безнең бурыч – туганнарын, якыннарын, яраткан кешеләрен югалткан гаиләләргә ярдәм итү, балаларын үстерергә булышу, аларга белем бирү. Һәркемнең гаиләсе кайгыртучанлык һәм хөрмәт тоярга тиеш. Аларны борчыган проблемаларны шунда ук хәл итәргә кирәк», - диде Путин Федераль җыенга юлламасында.
Фонд шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга белем алуда, спортта, эшкә урнашуда, эшкуарлыкта һәм яңа һөнәр үзләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк. «Фондның мөһим бурычы – өйдә озак вакыт тәрбияләүне, мохтаҗлар өчен югары технологияле протез куюны оештыру», - дип искәртте Путин.
Хөкүмәт төбәкләр белән бергә барлык оештыру мәсьәләләрен тиз арада хәл итәргә тиеш. Фондта хезмәтләр «бюрократиядән башка» бер тәрәзә принцибы буенча күрсәтелергә тиеш, диде Президент.
«Һәлак булган хәрбинең һәр гаиләсенә, һәр ветеранга аерым социаль хезмәткәр беркетелергә тиеш», - диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз