Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин махсус операциядә үзләрен күрсәткән хәрбиләргә җир кишәрлеге бирергә киңәш итте
Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсе, Кырым һәм Севастополь хакимиятләренә хәрбиләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсен карарга киңәш итте. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«Махсус хәрби операциядә катнашуда үзләрен күрсәткән өчен Россия дәүләт бүләкләре алган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашканда имгәнү (яралану, җәрәхәтләр, контузия) яки авырулар нәтиҗәсендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына бушлай җир кишәрлеге бирү очракларын билгели торган закон актларын кабул итүне тәкъдим итәргә», диелгән документта.
Билгеләп үтелгәнчә, хакимиятләр дәүләт яки муниципаль милектәге кишәрлекләрне түләүсез тапшырачак. Мондый килешүләр төзүне Россия Хөкүмәте тәэмин итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз