news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Махсус операция ветераннары яшьләргә патриотик тәрбия бирергә тиеш

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү процессында хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ихтыяҗ бик югары. Бу хакта туры эфир барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Искитим шәһәрендә яшәүче Сергей Соболевның соравына җавап биргәндә белдерде. Хәзер хәрби алгы сызыкта.

«Яшь буынны, безнең мәктәп укучыларын, гомумән, яшь кешеләрне тәрбияләү процессында сезнең кебек кешеләргә ихтыяҗ зур. Теләсә кайсы ил тарихының бездәге кебек үзгәреш мизгелләрендә, бу бигрәк тә әһәмиятле», - дип шәрехләде Президент.

Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядән соң тыныч тормышка кайткан меңнән артык кеше балалар һәм яшүсмерләр белән эшли.

«Китаптан уку яки кинодан карау – бер эш, шәхси мисалда нәрсәдер бирү – бөтенләй башка. Сездән башка кем моны яхшырак эшли ала», - дип өстәде дәүләт башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot