Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин масштаблы амнистия турында уйларга вәгъдә биргән
Президент әлеге тәкъдимнең хокук саклау хезмәткәрләреннән керергә тиешлеген билгеләп үткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның мартында дәүләт башлыгы сайлаулары уңаеннан масштаблы амнистия турында уйларга вәгъдә биргән. Бу хакта “Известия” җиткерә.
Президент хокук саклау һәм хәйриячелек эшчәнлеге өлкәсендәге саллы хезмәтләре өчен лаеклы кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасыннан соң кунаклар белән аралашкан. Биредә төбәкләрнең кеше хокуклары буенча вәкилләре дә булган. Тоткыннарны ярлыкау турындагы тәкъдим белән Президентка Калуга өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкиле Юрий Зельников мөрәҗәгать иткән.
“Сайлаулар якынлаша. Сайлаулар көнендә масштаблы амнистия турында уйлап булыр, бәлки? Сез ничек уйлыйсыз?" – дип сораган Зельников Президенттан.
Ул моның уңай традициягә әйләнү мөмкин булуын җиткергән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
“Уйларга була”, – дигән Путин. Шул ук вакытта ул әлеге тәкъдимнең хокук саклау хезмәткәрләреннән керергә тиешлеген билгеләп үткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз