Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Мәскәүгә пилотсыз аппаратлар һөҗүмен оештыручылар җавап реакциясенә өметләнгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген иртән Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә пилотсыз аппаратлар (БПЛА) һөҗүмен оештыручылар Россиянең шундый ук реакциясен китереп чыгарырга өметләнгән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы РИА Новостига сылтама белән.
«Россиянең җавап реакциясен китереп чыгару, шундый ук җавапка этәрү омтылышлары борчый, Украина гражданнары моны аңларга тиеш», – диде Россия лидеры.
Моннан тыш, ул оча торган пилотсыз аппаратларның (БПЛА) Россия башкаласына һөҗүмен «террористик эшчәнлек» дип бәяли, дип яза РИА Новости.
Путин шул ук вакытта һава һөҗүмнәренә каршы саклану эше турында да әйтте. Һава һөҗүмнәреннән саклану системалары (ПВО) «штатлы режимда эшләде, әмма эшлисе эшләр бар», дип билгеләп үтте ул.
30 май иртәсендә Россия Саклану министрлыгы Мәскәүгә 8 пилотсыз аппарат ярдәмендә оештырылган һөҗүм турында хәбәр итте. Башкала мэры Сергей Собянин сүзләренчә, дроннар эләккән берничә бинага бераз зыян килгән, йортларда яшәүчеләр махсус хезмәтләр эшләгән вакытка эвакуацияләнгән. Һөҗүм аркасында беркем дә җитди зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз