Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Мәскәү-Казан тиз йөрешле магистраленнән бару бәясен тикшерергә сүз бирде
Мәскәү-Казан тиз йөрешле магистраленда күптән түгел ачылган участокта хәрәкәт бәясе бер километр өчен 7 сум, Казаннан Мәскәүгә кадәр ул бәя 6 мең сумга кадәр җыела. Бу хакта туры элемтә барышында Мәскәүдә Сергей Гвоздев-Карелин әйтте һәм бәяләрне төшерүне сорады. Владимир Путин бу саннарны тикшерәчәгенә вәгъдә бирде.
«Мин бу бәя 4-4,5 мең сум тирәсе дип белә идем. Тикшерермен. Бәлки, турыдан-туры арифметика бик эшләмидер дә, мин сүз бирәм, тикшерермен», – диде Президент.
Путин сүзләренчә, түләүле юллар альтернатив башка юллар булганда гына гамәлдә була ала.
«Шуңа күрә һәрвакыт түләмичә бушлай узу мөмкинлеге бар. Анда үз авырлыклары бар, ләкин юл хезмәткәрләре артык финанс чыгымнары булмаслык итеп тырыша», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз