news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Марат Хөснуллинны вице-премьер итеп билгеләүне раслады

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарын һәм урынбасарларын билгеләү турындагы указларга кул куйды.

Путин Марат Хөснуллинны вице-премьер итеп билгеләүне раслады
wikipedia.org/IKuzzz

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Марат Хөснуллинны РФ Хөкүмәте вице-премьеры итеп билгеләп куюны раслады. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтындагы указда әйтелә.

«...Хөснуллин Марат Шакирҗан улын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары итеп билгеләргә», - диелгән указда.

Шулай ук РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры итеп Андрей Белоусов, вице-премьер — Хөкүмәт Аппараты башлыгы итеп Дмитрий Григоренко билгеләнде.

Виктория Абрамченко, Алексей Оверчук, Дмитрий Чернышенко вице-премьерлар итеп билгеләнде.

Шулай ук Татьяна Голикова һәм Юрий Борисов вице-премьер статусын саклап калдылар. Юрий Трутнев вице-премьер — Россия Федерациясе Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын саклап калды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100