Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин – Мантуровка: Заводлар кайда? Акча кайда?
РФ Президенты Владимир Путин Россиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуровтан илдә төзергә планлаштырылган чүп яндыру заводларының кайда булуын сорады. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Экологиягә килгәндә, Денис Валентинович, без эшкәртү буенча заводлар төзергә планлаштырган идек, кайда алар?» - дип кызыксынды дәүләт башлыгы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында.
Мантуров ике чүп заводы инде әзер диярлек, алар 2025 елның беренче кварталында эшләтеп җибәреләчәк, ә чүпне сортларга аера торган заводлар Россиядә инде бар һәм алар җитәрлек дип җавап бирде. Спикер шулай ук Путинны чүп яндыру заводлары ачылышына чакырырга вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
Россия лидеры чакыруны кабул итсә дә, Мантуровтан заводларның саны һәм төзелеш сроклары турында соравын дәвам итте. Ул шулай ук эшкәртү предприятиеләре төзелешенә дигән акчаның кая китүе белән кызыксынды.
«Мин шуны аңларга телим, алар ничә завод төзергә тиеш иде? Бишне? Нинди срокка? Акчаны алдылармы-юкмы? Акча кайда?» - дип сорады Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз