news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Майның икенче яртысыннан Россиядә бәяләр үсеше тукталды

Майның икенче яртысыннан Россиядә бәяләр үсеше тукталды, бүген инфляция күрсәткечләре ноль дәрәҗәсендә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

«Инфляцияне контрольгә алдык. 27 майга еллык күрсәткеч 17,4 процент тәшкил итте, — дип белдерде Дәүләт башлыгы. - Шул ук вакытта майның икенче яртысыннан башлап, бәяләр үсеше бөтенләй тукталды. Хәзер инфляция ноль билгесендә».

Путин шулай ук хакимиятнең мондый вазгыятьнең уңай һәм тискәре якларын күз алдында тотарга һәм теләсә нинди үзгәрешләргә вакытында реакция белдерергә тиешлеген искәртте, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot